Мөнәҗәтләр. 2010

Мөнәҗәтләр. 2010
zoom Увеличить изображение

Тарихыбыздан күренгәнчә, халкыбыз гомер-гомергә моңлы-зарлы. Якты сагыш һәм бетмәс-төкәнмәс өмет белән сугарылган менә шул моң-зардан мөнәҗәтләр туган. Телдән-телгә күчә-күчә бик борынгыдан бүгенгебезгә килеп җиткән. Аллаһы Тәгаләнең сүзләре Коръәнне саклаучы Коръән хафизлар булган кебек, мөнәҗәтләрне саклаучы мөнәҗәтчеләр дә бар. Татар халкы яшәгән төбәкләргә барып, мөнәҗәтләрне җыючы, эшкәртүче, бергә туплаучы, саклаучы галимнәр, филологлар бар. Бу китап шул бөек хезмәтнең якты, матур бер чагылышы. “Мөнәҗәтләр” китабы хәерле сәгатьтә сезгә барып ирешеп, күңелләрегезне яктыртсын, иманнарыгызны көчәйтсен, араларыбызны якынайтсын. Барысыннан да бигрәк, Аллаһ каршында йөзләребезне нурландыруга сәбәпче булсын. Һәрбарчаларыбызны да сөендерсен иде, дигән изге теләкләр белән.

Старая цена: 200.00 Руб
Цена: 180.00 Руб
Количество: